ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Сәламәтлек саклау министрлыгы 18 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк пациентларга диспансер күзәтүенең гамәлдәге кагыйдәләре урынына яңаларын раслады.

30 апрельдән балалар өчен бронхиаль астма диагностикасы һәм дәвалау стандарты үз көченә керә. Ярдәм амбулатор шартларда, шулай ук көндезге һәм тәүлек буе стационарларда кичектергесез һәм планлы рәвештә күрсәтелә.


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Сезнең игътибарга Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгенең уку залы фондына кергән яңа журналлар исемлеген тәкъдим итәбез. Сезгә уңайлы булсын өчен журналлар бүлекләр исемлеге белән тәкъдим ителгән.


22
апрель, 2022 ел
җомга

22 апрельдә Казанда узган «Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге» ДАУ хезмәткәрләре «Урологиядә инновация технологияләре» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Безнең хезмәткәрләр Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге фондыннан урология буенча сирәк һәм хезмерге заман хезмәтләрен  тәкъдим итте.


21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

26 апрельдән өлкәннәрдә үпкәләрнең озакка сузылган обструктив авыруын диагностикалау, дәвалау һәм диспансер күзәтүе стандарты гамәлгә керә.

26 апрельдән ашказаны асты бизе яман шеше вакытында өлкәннәргә ярдәм күрсәткәндә медоешмалар гамәлдәге стандартлар урынына яңа стандартлар кулланырга тиеш.

Балаларда атопик һәм контактлы дерматитларны диагностикалау һәм дәвалау 30 апрельдә үз көченә керә торган стандартлар буенча үткәреләчәк.

Медицина оешмаларына ОРВИ, грипп, коронавирус һәм аңа шик булган симптомнары булган өлкәннәргә амбулатор шартларда медицина ярдәмен күрсәтүне ничек оптимальләштерергә кирәклеген аңлаттылар. Методик киңәшләр "омикрон"штаммы таралу белән бәйле сырхауханәләргә йөкләнеш арту сәбәпле ярдәм итү йөзеннән әзерләнгән.

Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре Казан дәүләт медицина академиясенә нигез салынуның 102 еллыгына багышланган Актлар көнендә катнашты.


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Сезнең игътибарга Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгенең фондына кергән яңа китапларга күзәтү тәкъдим итәбез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International