Үзәк турында

Сәламәтлек саклау - тиз алга китүче тармак. Әле күптән түгел генә дәвалап булмый дип саналган авырулар белән хәзер уңышлы көрәшергә, пациентларның тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирүче диагностика һәм дәвалауның яңа алымнары даими кертелә. Медицинадагы прогресс темплары дәвалау-профилактика учреждениеләре хезмәткәрләренә югары таләпләр куеп, табиблар бөтен хезмәт эшчәнлеге дәвамында диярлек белемнәрен күтәрергә тиеш. Шул ук вакытта эшендә физик һәм психологик көч таләп ителүче сәламәтлек саклау белгече кирәкле барлык мәгълүматны үзе генә мөстәкыйль тикшерә һәм эшкәртә алмый. Аңа мәгълүматны аналитик-синтетик эшкәртү һәм тарату һөнәри эшчәнлекнең төп эчтәлеге булган, әлеге эшне башкару өчен махсус белемнәре һәм күнекмәләре булган кешеләр ярдәмгә килергә тиеш.

Мондый кешеләр 1992 елда Республика фәнни медицина китапханәсе базасында оешкан Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгендә хезмәт куя. Үзәк тарихы 1920 елда гамәлгә куелган Татарстан Сәламәтлек саклау халык комиссариаты каршындагы китапханәгә карый. Хәер, Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге үзенең ерактагы элгәреннән бик нык аерылып тора.

Үзәкнең төп бурычы – Татарстанның сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең барлык категорияләрен – министрдан алып авыл фельдшерына кадәр, шулай ук фәнни хезмәткәрләрне, медицина уку йортлары студентларын, аларның мәгълүмати ихтыяҗларын исәпкә алып, югары сыйфатлы профессиональ мәгълүмат белән тәэмин итү. Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге республика медикларына хезмәт күрсәтүче учреждение генә түгел, ә аларның эшенең мәгълүмати өлешенең күпчелеген үз өстенә ала торган тулы хокуклы партнер булырга юнәлдерелгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International