Үзәк тарихы

Архив документлары буенча Кашаф Гыйльфан улы Мохтаров җитәкчелек иткән Татарстанның Сәламәтлек саклау халык комиссариаты каршында 1920 елда китапханә оештырылган. Бу китапханә комиссариат хезмәткәрләренә хезмәт күрсәткән.

Татарстанның беренче Сәламәтлек саклау халык комиссары К. Г. Мохтаров

(ул бу вазифаны 1920-1921 елларда башкара)

Архивта уникаль документ сакланган - 1920 елның 20 ноябрендә Сәламәтлек саклау халык комиссары тарафыннан  Татарстан Халык Сәламәтлек саклау халык комиссариаты китапханәсе мөдиренә Юлия Михайловна Лапинага бирелгән 7007 нче номерлы таныклык. Ул вакытта Сәламәтлек саклау халык комиссариаты Кече Проломная һәм Аркылы- Воскресенский урамнары почмагында (хәзерге Астрономия һәм Профсоюз урамнары), танылган Грахе даруханәсе янында була. Юлия Михайловна, гимназияне һәм китапханә курсларын тәмамлап, 1920 елда китапханә мөдире итеп билгеләнә һәм 1947 елга кадәр аның белән җитәкчелек итә.

 

Воскресенский урамында урнашкан Грахе даруханәсе (Сәламәтлек саклау халык комиссариаты бинасы билгеләнгән)

Революциядән соңгы шаукымлы еллар һәм гражданнар сугышы чоры чыганаклары буенча оешма тарихын җентекләп тикшерү җиңел түгел, ләкин сәламәтлек саклау халык комиссариаты һәм Клиник институтның коллегиясе утырышлары беркетмәләре сакланган, анда инде «... рус һәм чит ил медицина әдәбияты белән тәэмин итү өчен» Үзәк медицина китапханәсен оештыру турында әйтелә.

1921 елның 7 октябренә караган Клиник институт коллегиясе беркетмәләренең берсендә без Сәламәтлек саклау халык комиссариаты китапханә өчен бүлмә бүлеп биргән, тик анда җиһаз, яктырту, җылыту булмавы (шул вакытка хас үзенчәлек!) турында укыйбыз. Шуңа күрә комиссариатка бинаны җиһазлауны сорап мөрәҗәгать итәләр. Мөдирне Сәламәтлек саклау халык комиссариаты штатына кертергә һәм барлык дәвалау учреждениеләрен Үзәк медицина китапханәсенә үз карамагындагы рус табиби китапларын һәм журналларын, шулай ук шундый ук татар басмаларын тапшырырга тәкъдим ителә. Травматология институты һәм танылган профессор Р.А. Лурия бүләк иткән 450 китап Үзәкнең фондына нигез сала.

Р. А. Лурия (1874-1944)

30нчы-40нчы елларның беренче яртысындагы китапханә эшчәнлеге турында мәгълүмат бик аз. Ул медицина әдәбиятына күзәтүләр һәм тәкъдим итү исемлекләрен төзү, китап күргәзмәләрен, күчмә китапханәләрне оештыру кебек эш рәвешләрен актив кулланган дип кенә әйтергә мөмкин. Шулай ук китап тарату стационар булмаган китапханә хезмәте күрсәтү формасы да гамәлдә була. Бөек Ватан сугышы елларында китапханә бер генә көнгә дә үз эшчәнлеген туктатмый һәм барлык мөһим функцияләрне үтәвен дәвам итә.

1946 елда, Республика фәнни медицина китапханәсенә (РФМК) итеп үзгәртелгәч, китапханә тарихында мөһим яңа максатлар ачыла. Бу эшчәнлек кыры киңәюенә этәрә. Китапханә, нигездә, гамәли сәламәтлек саклау өлкәсенә, аерым алганда авыл җирлеге сәламәтлек саклау өлкәсенә йөз тота башлый. Китапханәчеләр дәвалау оешмалары каршындагы китапханәләрне оештыруда медикларга ярдәм күрсәтү максатларында республиканың авыл районнарына даими чыгалар. Сугыштан соңгы авырлыкларга карамастан, Сәламәтлек саклау халык комиссариаты (1946 елдан башлап Сәламәтлек саклау министрлыгы) әдәбият сатып алуга акча бүлеп бирү мөмкинлеген таба.

1947 елда китапханә мөдире итеп (1947-1959) Анастасия Ефимовна Солдатова билгеләнә. Ул бу вазифаны 12 ел  дәвамында башкара.  Хезмәт эшчәнлеген ул 1929 елда ТАССРның Спас районы Судоремонт заводы хезмәткәре буларак башлый. Өч ел дәвамында бистә Советы рәисе булып эшли. 1935 елдан 1961 елның маена кадәр ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы системасында: Санитар мәгариф-агарту йорты директоры, аннары җиде ел дәвамында – курорт идарәсе башлыгы һәм 1947 елдан китапханәдә эшли. Анастасия Ефимовна китап фондын формалаштыру өчен күп эш башкара. Үзенең хезмәт эшчәнлеген ул партия һәм иҗтимагый эш белән уңышлы гына бәйләп бара. Куйбышев башкарма комитеты әгъзасы, берләштерелгән комсомол оешмасы секретаре, КПССның Бауман РК пленумы әгъзасы, Казан шәһәре Совет районының Халык рәисе итеп сайлана. 10 ел дәвамында ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының җирле Комитеты рәисе һәм партия бюросы секретаре урынбасары була. Һөнәри квалификацияне күтәрү өстендә даими эшли.

Бу чорда китапханәнең бөтен эшчәнлеге, нигездә, гамәли сәламәтлек саклау өлкәсенә, бигрәк тә авыл өлкәсендәге ихтыяҗларга юнәлдерелгән була. Хезмәткәрләр даими рәвештә авыл районнарына барып, хастаханәләр каршындагы китапханәләрне оештыруда табибларга һәм урта медицина персоналына, махсус әдәбият белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтәләр, яңа нәшрият белән таныштыра. 50 нче елларда китап нәшриятларының тематик планнары һәм Бөтенсоюз китабы заказлары өчен бланклар белән даими эш алып барыла.

Совет китапханәләре үсешендә 1959 елның 22 сентябрендәге «Илдә китапханә эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» КПСС Үзәк комитеты карары мөһим роль уйный. Китапханәләрнең эш сыйфатына белгечләрнең һөнәри белемнәре һәм фәнни тикшеренүләрнең дәрәҗәсе бәйле диелә торган була. Китапханә хезмәткәрләре медицина өлкәсендә казанышларны пропагандалаучы әдәбият күргәзмәләре оештыра башлый. Мәгълүмати эш активлаша, эшнең шәхси һәм коллектив формалары кулланыла.

1959-1960 елларда китапханәне Екатерина Павловна Добротворская җитәкли.

1960 елда В.В. Миловидова директор булып эшли, библиограф вазыйфасын Людмила Ивановна Дегтярева башкара.Ул беренчеләрдән булып предмет каталогы (моңа кадәр китапханәдә ул юк иде) белән шөгыльләнә башлый. Ул шулай ук алфавит һәм системалы каталоглар белән эшләүне дәвам итә.

Л. И. Дегтярева, библиограф

60 нчы елларның беренче яртысында фонд күләме 23 мең берәмлек тәшкил итә, яңа картотекалар барлыкка килә, укучылар саны арта. Китапханәгә иске бинада тыгыз булла башлый, һәм 1964 елда ул ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә Кремльгә күчә, анда бинаның беренче катына урнаша. Ул вакытка штатта дүрт кеше исәпләнә.

1964 елда китапханәне Зарема Аркадьевна Новоселова җитәкли.

З. А. Новоселова (1964-1983 елларда директор)

Ул үзенең профессиональ эшчәнлеген иҗтимагый эш белән бергә алып бара, Бауман районының «Гыйлем» Бөтенсоюз җәмгыяте әгъзасы була. Әлеге җәмгыять линиясе буенча лекцияләр белән чыгыш ясый. Үзенең нәтиҗәле эше өчен ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан билгеләп үтелә һәм «Сәламәтлек саклау отличнигы», «Коммунистик хезмәт ударнигы» исемнәренә лаек була. Берничә тапкыр үз һөнәри квалификациясен күтәрә. Китапханәгә эшкә килгән яшь хезмәткәрләр белән тәҗрибә уртаклаша.

60-70 елларда медицина мәгълүматына ихтыяҗ арта һәм китапханә хезмәткәрләре үз фондларын әдәбият күргәзмәләре, истәлекле даталар календаре, яңа картотекалар аша активрак пропагандаларга тырыша. Министрлыкның баш белгечләренә медицинадагы яңа казанышлар турында шәхси мәгълүмат бирү мөмкинлеге барлыкка килә. Бу чорда эволюцион үсеш бара. Фонд күләме 40 мең берәмлектән артык саклау берәмлегенә җитә, әмма мәйданнар җитмәү сәбәпле, аның бер өлеше төенләнгән килеш идәндә ята.

1983 елда китапханәне Юлия Николаевна Дрешер җитәкли, аның исеме белән иң масштаблы һәм кардиналь үзгәрешләр бәйле була.

Ю. Н. Дрешер

(1983-2018 елларда директор)

1986 елда китапханә Казан үзәгенә, Ленин урамы (хәзерге Кремль ур., 13) буенча урнашкан бинага күченә.

Кремльдәге китапханә урнашкан бина

1989 елда аның штаты 11 кешене тәшкил итә. Шәһәрнең дәвалау-профилактика учреждениеләре хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәләр урнаштырыла башлый.

80нче еллар азагы – 90нчы еллар башында РФМК эшчәнлеге сизелерлек үзгәрешләр кичерә. Методик яктан җитәкчелек иткән хастаханәләрдә филиаллар (хәзерге вакытта аерым бүлекчәләр) ачыла, китап укучылар саны кискен арта.

1990 елның августында китапханә бинасының дивары кинәт җимерелә, аннан тиз арада китапларны эвакуацияләргә туры килә. Дүрт айдан соң РФМК Һ. Такташ урамы, 125 адресы буенча урнашкан элеккеге бала йорты бинасына күчерелә. Хәзерге вакытта да китапханә шушы бинада хезмәт күрсәтә.

1990 елның мартында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән тармак үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырыла, ул медицина учреждениеләре һәм уку йортлары каршындагы үзенең иске һәм яңа филиаллары белән РНМБ оештыра.

1992 елда үзәкләштерелгән китапханәләр системасы базасында Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге (РМКМҮ (РМБИЦ)) оештырылды, бу илдә масштаблы һәм тирән социаль-икътисади үзгәртеп корулар барышында реформалаша торган сәламәтлек саклауның яңа ихтыяҗларына җавап.

2018 елның июленнән Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәген Диләрә Камил кызы Швецова җитәкли.

Д. К.Швецова (2018-2020 елларда директор)

2020 елның декабреннән Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәген Куликовская Татьяна Львовна җитәкли.

Т. Л. Куликовская (2020 елдан хәзерге вакытка кадәр директор)

Соңгы яңарту: 2021 елның 16 апреле, 14:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International