Бронхиаль астма вакытында балаларга медицина ярдәме күрсәтү стандарты барлыкка килде

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

30 апрельдән балалар өчен бронхиаль астма диагностикасы һәм дәвалау стандарты үз көченә керә. Ярдәм амбулатор шартларда, шулай ук көндезге һәм тәүлек буе стационарларда кичектергесез һәм планлы рәвештә күрсәтелә.

Авыруларны диагностикалау өчен белгечләр (педиатр, аллерголог-иммунолог, пульмонолог, оториноларинголог һ. б.) консультацияләре һәм тикшеренүләр үткәрә:

- лаборатор, алар арасында гомуми иммуноглобулин E дәрәҗәсен билгеләүдә кан анализы, сулап чыгаруда азот оксидының дәрәҗәсен билгеләү;

- инструменталь, мәсәлән, үпкәләр рентгены, сулыш алу күләмнәрен, дарулар кулланып сулыш алу күләмнәрен тикшерү.

Шундый ук тикшеренүләр авыруны дәвалау этабында ясарга мөмкин, әмма инструменталь тикшеренүләрнең күләме диагностикага караганда азрак.

Кирәк булганда дәвалауның медикаментоз булмаган ысуллары кулланалар: үпкәләрне ясалма вентиляцияләү (шул исәптән инвазив булмаган), үпкә авырулары вакытында оксигенотерапия.

Дару препаратлары исемлегенә дупилумаб, преднизолон, сальбутамол, будесонид, флутиказон һ. б. кергән.

Дәвалауны контрольдә тоту өчен белгечләрнең кабат консультацияләре каралган. Стационарда бала күрсәткечләре булганда көн саен педиатр, аллерголог-иммунолог һәм пульмонолог карыйлар.

Бу авыру буенча клиник рекомендацияләр агымдагы ел башыннан бирле кулланыла.

Хәбәр "КонсультантПлюс" белешмә-хокукый системасын кулланып, "РМБИЦ" ДАУ фондына кергән материаллар нигезендә әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International