26 апрельдән өлкәннәрдә үпкәләрнең озакка сузылган обструктив авыруын диагностикалау, дәвалау һәм диспансер күзәтүе стандарты гамәлгә керә. Документ амбулатор шартларда, шулай ук көндезге һәм тәүлек буе стационарларда ашыгыч, кичектергесез һәм планлы ярдәм күрсәтүне регламентлый. Әлеге авыруның кискенләшүе вакытында беренчел медик-санитар ярдәмнең гамәлдәге стандарты үз көчен югалтачак.
https://disk.yandex.ru/i/shX7NDXiVdKe1A
Хәбәр "КонсультантПлюс" белешмә-хокукый системасын кулланып, "РМБИЦ" ДАУ фондына кергән материаллар нигезендә әзерләнде.