Кискен панкреатит вакытында өлкәннәргә махсуслаштырылган медицина ярдәме стандартын расладылар

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

3 апрельдән өлкәннәрдә кискен панкреатитны диагностикалау һәм дәвалау вакытында медицина оешмалары яңа стандарт кулланырга тиеш. Пациентларга махсуслаштырылган медицина ярдәмен стационар һәм ашыгыч формада күрсәтәчәкләр.

Диагностика вакытында барлык пациентларга да кан һәм бәвелнең гомуми (клиник) анализларын, шулай ук канның биохимик гомумтерапевтия анализын ясаячаклар. Корсак куышлыгы органнарының комплекслы УЗИын һичшиксез үткәрәчәкләр.

Стационарда авыруларны хирург күзәтәчәк, урта һәм кече медперсонал караячак. Кирәк булганда, пациентка лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр уздырачаклар.

Хәбәр "КонсультантПлюс" белешмә-хокукый системасын кулланып, "РМБИЦ" ДАУ фондына кергән материаллар нигезендә әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International