Медицина оешмаларына ОРВИ, грипп, коронавирус һәм аңа шик булган симптомнары булган өлкәннәргә амбулатор шартларда медицина ярдәмен күрсәтүне ничек оптимальләштерергә кирәклеген аңлаттылар. Методик киңәшләр "омикрон"штаммы таралу белән бәйле сырхауханәләргә йөкләнеш арту сәбәпле ярдәм итү йөзеннән әзерләнгән.
https://disk.yandex.ru/d/jJvz-i7K5l7d9A
Сырхауханәләргә ОРВИ, грипп, COVID-19 симптомнары булган пациентлар агымын башка пациентлар агымыннан аерырга тәкъдим итәләр. Моның өчен аерым керү урыны булган бинаны файдаланырга мөмкин. Мондый симптомнары булган пациентларга өйдә беренчел медицина ярдәмен күрсәтү яхшырак. Өстәвенә, бу пациентлар белән эшләү өчен медицина оешмаларына аерым медикларны бүлеп бирергә киңәш итәләр.
ОРВИ, грипп, COVID-19 симптомнары булган пациентларга ярдәм күрсәткәндә авыруның авырлыгына һәм коронавируска тест нәтиҗәләренә бәйле рәвештә аерыла торган типлаштырылган схемаларны кулланырга киңәш итәләр.
Авыруның беренчел авырлыгын 122 телефоны буенча мәгълүмати-белешмә хезмәтенә яисә тору урыны буенча сырхауханәнең кол-үзәгенә мөрәҗәгать иткәндә дистанцион билгелиләр.
Медицина хезмәткәре пациентка мөрәҗәгать иткәннән соң 24 сәгать эчендә килергә тиеш.
Хәбәр "КонсультантПлюс"белешмә-хокукый системасын кулланып, "РМБИЦ" ДАУ фондына кергән материаллар нигезендә әзерләнде.