Балага уза алмауда ир-атларга медицина ярдәме күрсәтүнең стандарты барлыкка килде

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

2 апрельдә ир-атларда баласызлыкны диагностикалау һәм дәвалау стандарты үз көченә керә. Документ амбулатор һәм стационарда планлы медицина ярдәме күрсәткәндә, шул исәптән көндезге стационарда да кулланыла.

Диагностикалау өчен пациентны уролог, күрсәтмәләр булганда генетик һәм эндокринолог карый. Мәҗбүри тәртиптә спермограмма ясыйлар. Өстәмә рәвештә лаборатор тикшеренүләр үткәрергә мөмкин.

Медицина күрсәткечләре буенча авыруны дәвалаганда ата җенес бизе һәм күкәй өстәмәсе биопсиясе, ата җенес бизе пункциясе,  вазо-вазоанастомоз һәм вазо-эпидидимоанастомоз салалар. Пациентка гамет (ооцитов, сперматозоидлар) криоконсервациясен ясарга мөмкин.

Билгеләп үтик, әлеге авыру буенча клиник киңәшләрне Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында 2021 елның 21 маенда урнаштырдылар. Медоешмалар аларны агымдагы ел башыннан кулланырга тиеш.

Хәбәр "КонсультантПлюс" белешмә-хокукый системасын кулланып, "РМБИЦ" ДАУ фондына кергән материаллар нигезендә әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International