Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре профессор Лев Александрович Козлов янына барды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

«РМБИЦ» ДАУ хезмәткәрләре профессор Лев Александрович Козлов янына барды. Профессор китап коллекциясен Үзәк фондына тапшырды.

Лев Александрович Казан дәүләт медицина университетының (1972-1995) 1 нче номерлы акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире. Ул акушерлык һәм гинекологиянең актуаль мәсьәләләре буенча 250 дән артык хезмәт бастырган. Аның даими игътибар предметы булып кафедраның һәм клиниканың тарихын өйрәнү тора. КДУ һәм КДМИ медицина факультетының архив материалларын тикшерү нәтиҗәләре буенча 130 дан артык очерк басылып чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International