Стационарларга COVID-19га пациентларны тестлау буенча рекомендацияләр бирелде

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

https://disk.yandex.ru/i/dq4QYmO8-aDQRg

"Омикрон" штаммы таралу сәбәпле, Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска тест узарга тиешле гражданнарның өстенлекле категорияләрен билгеләде. Исемлеккә планлы дәвалануга стационарга керә торган затларны керткәннәр.

Пациентны ашыгыч яки кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен хастаханәгә салган очракта, тикшеренүне COVID-19 профилактикасы буенча санитар кагыйдәләр нигезендә үткәрәләр. Шул ук кагыйдәләр хастаханәдән тыш пневмония, ОРВИ һәм грипплы затларны тикшергәндә дә кулланыла.

Тикшеренүләр үткәргәндә РФдә теркәлгән диагностик препаратларны һәм тест-системаларны кулланырга кирәк.

Хәбәр "КонсультантПлюс" белешмә-хокукый системасын кулланып, "РМБИЦ" ДАУ фондына кергән материаллар нигезендә әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International