Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре 100-яшьлек юбилее алдыннан Татарстанның сәламәтлек саклау ветераны янына барды

2022 елның 11 марты, җомга

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау ветераны, отставкадагы медицина хезмәте майоры, медицина фәннәре кандидаты, ТАССРның атказанган табибы Әсхәт Гыйниатулла улы Гыйниатуллинның 100 яшьлек юбилее алдыннан аның янына Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре килеп китте. Әсхәт Гыйниятулла улы кунакларны җылы кабул итте. Бу уникаль кеше белән сөйләшү бик эчтәлекле булды. Ветеран үз тормышы, хәрби хезмәте, тыныч вакытта хезмәт юлы турында күп кенә кызыклы мәгълүмат сөйләде, әңгәмәдәшләрен искиткеч хәтере, зиһенлеге һәм зирәклеге белән сокландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International