1 марттан наркотиклар әйләнеше эшчәнлеген лицензияләү буенча яңартылган кагыйдәләр гамәлгә керде

2022 елның 11 марты, җомга

Хөкүмәт наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнеше эшчәнлеген лицензияләү турындагы нигезләмәгә һәм башка актларга үзгәрешләр кертте. Кайбер яңалыклар турында әйтеп үтик.

Лицензиягә дәгъва кылучыга бәяләүне күчмә формада үткәрәләр, дип аныкладылар. Лицензиатка карата мондый бәяләүне лицензиягә яңа адрес өстәгәндә генә үткәрәләр. Калган очракларда дистанцион хезмәттәшлек чаралары кулланалар.

Лицензиатның таләпләргә туры килү-килмәүгә бәя бирмиләр, әгәр түбәндәге хәлләр нәтиҗәсендә эшчәнлек алып бару урыны үзгәргән:

- географик объект, урам, мәйдан яки башка территориянең исемен үзгәртү ;

- адресация объектларының номерациясен, шул исәптән почта индексын үзгәртү.

Бу очракта лицензияләр реестрына үзгәрешләр лицензияләр реестрын формалаштыру һәм алып бару кагыйдәләре буенча кертелә.

https://disk.yandex.ru/i/gct1etzaTIHS3Q

Хәбәр "КонсультантПлюс" белешмә-хокукый системасын кулланып, "РМБИЦ" ДАУ фондына кергән материаллар нигезендә әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International