Чит ил кешесенә коронавируска антитәнчекләре булу турында белешмәне дәүләт хезмәтләрендә рәсмиләштерү өчен, ул тестны Роспотребнадзорның үзәк фәнни-тикшеренү институты системасына тоташтырылган медицина оешмасына тапшырырга тиеш.
Дәүләт хезмәтләренең махсус битендә ул туган көнен; шәхес таныклыгы номерын яки туу турында таныклыкны; лаборатор тикшеренүләрнең заказ номерын кертергә тиеш булачак.
Шуннан соң тәкъдим ителгән үрнәк буенча белешмә автомат рәвештә рус һәм инглиз телләрендә формалаша.
Документ 5 мартта үз көченә керә.
https://disk.yandex.ru/i/HebBAwP9MFYo4Q