26 гыйнвардан үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтына җибәрергә кирәк булган мәгълүмат күләмен арттырдылар. Коронавируска тикшеренүләр үткәргән оешмаларга уңай нәтиҗәләр турындагы мәгълүматларны тапшыру өчен физик затлардан ризалык алырга кирәкми. Элегрәк ул таләп ителгән иде.
Өстәмә рәвештә мондый мәгълүматларны җибәрергә кирәк:
- тикшеренү вакыты ("чч:мм" форматында);
- тест өчен кулланылган медизделие турында мәгълүмат;
- ММИ полисы номеры (булганда).