Сәламәтлек саклау министрлыгы профилактик прививкаларның Милли календарен, эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалар календарен, шулай ук аларны үткәрү тәртибен раслады. Документ гамәлдәге боерыкны алмаштырачак. Нигездә, яңалыклар балаларны вакциналаштыруга кагыла.
Профилактик прививкаларның милли календаре
Б тибындагы гемофиль йогышыннан беренче, икенче һәм өченче прививканы, шулай ук ревакцинацияне барлык балаларга да ясаячаклар. Хәзер гемофиль йогышына каршы прививкаларны хәвеф-хәтәр төркемендәге балигъ булмаган балаларга гына үткәрәләр.
Полиомиелитка каршы өченче ревакцияне 14 яшьтә түгел, ә 6 яшьтә ясыйлар. Инактивацияләнгән препаратны хәзерге кебек 1 һәм 2 вакцинация өчен генә түгел, ә 3 нче прививка һәм 1 нче ревакция ясау өчен дә кулланачаклар.
Әгәр бала тудыру йортында туберкулездан вакцина юк икән, процедураны 7 яшькә кадәр туберкулинга каршы балаларга үткәрергә мөмкин.
Эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалар календаре
12 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балаларга законлы вәкилнең язма гаризасы буенча коронавирустан прививка ясатачаклар . Исегезгә төшерәбез, яшүсмерләр өчен препаратны теркәгәннәр инде.
Эпидемик паротитка каршы прививканы шулай ук 6 яшьтән өлкәнрәкләр бер тапкыр вакциналаштырылган затларга да үткәрәчәкләр.
Документ гамәлдә булу вакыты - 31.12.2021.