Сәламәтлек саклау министрлыгы лаборатор тикшеренүләр уздыру кагыйдәләренә төзәтмәләр раслады. Үзгәрешләр лабораторияләрне җиһазлауга кагыла. Яңалыклар 2022 елның 1 мартыннан гамәлгә керә.
Клиник-диагностика һәм микробиологик лабораторияләр өчен номенклатур классификация буенча медицина әйберләренең күбрәк кодларын өстәделәр. Медоешмалар аларның ихтыяҗларына туры килә торган приборларны сайлый ала.