Медоешмалар бөерләрдә һәм сидек юлларында таш булган пациентларны диагностикалауда, дәвалауда һәм диспансерда күзәтүдә стандартларны кулланырга тиеш.
Авыруларга планлы махсуслаштырылган яки беренчел медик-санитар ярдәм амбулатор яки стационарда күрсәтеләчәк. Тәмамланган очракны дәвалауның уртача вакыты - 365 көн.
Пациентларны диагностикалау һәм дәвалау барышында белгечләр, мәсәлән, нефролог, уролог карап чыгачаклар. Анализлар, шул исәптән сидек ташларының минераль составы билгеләнәчәк. Инструменталь тикшеренүләр үткәрәчәкләр: бөерләрнең УЗИ, күзәтү урографиясе (сидек бүлеп чыгару системасы рентгены) һ. б.
Дәвалау өчен файдаланылачак:
- оператив тыкшынулар, аерым алганда, уретеролитомия, нефролитомия;
- дарулар: цефтриаксон;
- имплантация өчен медизделияләр: полимер сидек юлы стент;
- дәвалау туклануы: стандарт диетаның төп варианты.
Хәбәр "КонсультантПлюс" белешмә-хокукый системасын кулланып, "РМБИЦ" ДАУ фондына кергән материаллар нигезендә әзерләнде.