Төп үзгәрешләр коронавируска каршы вакцинация үткәрә торган медицина оешмаларына, шулай ук стационарларга кагыла.
Пациентларны COVID-19дан вакцинацияләүгә кадәр тикшерүгә өчен белем алу турында документларда каралмаган белгечлекләр буенча табиб-стажерларны эшкә урнаштырырга мөмкин. Кыска вакытлы өстәмә һөнәри программалар буенча белем алганнан соң (36 сәгатьтән дә ким булмаган) белгечне аккредитацияләмичә генә "Педиатрия" һәм "Стоматология" белгечлекләре буенча югары медицина белеме булган затларны пациентларны тикшерүгә юнәлтергә рөхсәт ителә. Шул ук вакытта стажерлар бүлек мөдире – профильле белгеч яки профильле табиб контролендә эшләргә тиеш. Мондый нигезләмә амбулатор медицина ярдәме күрсәтә торган медицина оешмаларының вакытлыча эш тәртибенә кертелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, белгеч сертификатыннан башка яисә аккредитация турындагы таныклыклардан башка затлар быел медицина оешмаларында яки даруханәләрдә эшли ала торган очракларга һәм шартларга тиешле үзгәрешләр кертелде.